Әлмәт егете Мәскәүдән алтын медаль белән кайтты
1-2 июльдә Мәскәүдә йөзү буенча Россия Кубогы булып узды.
Ярышта барлыгы 600 кеше катнашты. Татарстан командасы Россия башкаласыннан 4 алтын медаль белән кайтты. Алар арасында әлмәтле, СДЮСШОРда шөгыльләнүче Эдуард Вәлиәхмәтов та бар. Ул 400 метр дистанциягә йөзү буенча иң көчлесе, иң җитезе булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа