Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт боксчылары турнирдан җиңү яулап кайтты

Норлатта узган "Шифа" кубогына Халыкара турнир әлмәтлеләргә үзләрен тагын бер кат күрсәтергә мөмкинлек бирде. Турнирда илнең 8 төбәгеннән һәм Казахстаннан 70 тән артык боксчы катнашты.

Чараны ачуда дөнья чемпионы Николай Валуев та катнашты. Нефтьчеләр башкаласыннан турнирга "Алга" спорт клубының биш шәкерте барды. Инсаф Мусин (46 кг), Ширхан Гусейнов (57 кг), Денис Скворцов (56 кг) үз авырлыкларындагы үлчәүдә I урын алдылар. Рөстәм Галиев (54 кг) көмеш призер булды. Тагын бер якташыбызны - Ришат Хашимовны махсус приз белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса