Әлмәт боксчылары көчле
Камы-Исмәгыйль авылында Әлмәт районы башлыгы кубогына бокс буенча республика турниры булып узды.
Ярышта Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарыннан, Җәлил бистәсеннән 41 спортчы катнашты. Киеренке көрәштә әлмәтлеләр берничә үлчәү авырлыгы категориясендә җиңү яуладылар. Илсур Мифтахов (Камы-Исмәгыйль), Никита Кудряшов (Кәләй),
Илнур Фәрхетдинов (Кәләй), Илнар Газизов (Камы-Исмәгыйль), Инсаф Мусин (Кәләй), Ришат Хашимов (Камы-Исмәгыйль), Глеб Ежов, Ширхан Гусейнов (Урсалы), Денис Скворцов (АКФК), Алексей Макаров, Станислав Панов I урын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа