Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт балалары фестивальдә көч сыный

Футбол буенча ДЮСШта мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең "Кузя" спорт фестивале ачылды.

Спорт парадында 36, 39, 22, 28, 40, 54, 57, 27, 45, 46, 35, 21, 43, 50 нче балалар бакчалары катнашты. Тантанада фестиваль кысаларында уздырылучы рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләр диплом һәм кубоклар белән бүләкләнде. Парадта катнашкан барлык командага да футбол тубы формасындагы торт өләшенде. Аннан соң "Күңелле старт" бәйгесе башланды. Көч сынашкан җиде команда арасыннан 36, 57, 35 нче бакча командалары финалга чыкты. Командаларның чираттагы очрашуы 3 октябрьдә узачак. Ярышлар финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 17 октябрьгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса