Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Куркаклар хоккей уйнамый

20 апрель көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда күркәм традиция буенча балалар-яшүсмерләр хоккей сезонын ябу тантанасы булып узды. Спорт бәйрәменә төрле яшьтәге хоккейчылар, "Нефтяник" хоккей клубы тренерлары, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, "Татнефть" компаниясе вәкилләре җыелды.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе өчен 2011-2012 елгы хоккей сезоны бик уңышлы булды. Алар "Идел буе" төбәге Россия беренчелегендә команда зачетында Казан белән Түбән Новгород клубларыннан гына калышып, өченче урынны яулады. Ә Түбән Кама, Тольятти, Пенза, Саратов, Самара, Ижевск кебек танылган хоккей үзәкләре әлмәтлеләрне куып тота алмады. Болардан тыш, мәктәп хәзинәсе әлеге сезонда беренче тапкыр алтын медальләр белән тулыланды. Аны "Нефтяник-99" (тренеры А.Комаров) командасы алды. Шулай ук "Нефтяник-2000" (В.Савенков) көмеш, "Нефтяник-97" (А.Баженов), "Нефтяник-2001" (В.Бабанов, Е.Тугашев) бронза медальләргә лаек булды. Шунысын билгеләп үтәсе килә, соңгы елларда мәктәп "Нефтяник" мастерлар командасына бик яхшы хоккейчылар әзерли. Быелгы сезонда, мисал өчен аның составында 13 егет бозга чыкты. Әлбәттә, әлеге казанышлар артында тренерларның тырыш хезмәте, яшь хоккейчыларның максатчанлыгы, үҗәтлеге яшеренгән. Аларны билгеләп үтү һәм алга таба җиңүләргә өндәү, илһамландыру бурычы белән "Нефтяник" хоккей клубы спорт бәйрәме уздыруны гамәлгә ашыра да. Мондый тантаналы чара нефтьчеләр башкаласында гына шәһәр күләмендә зурлап оештырыла.

Юкка гына спорт бәйрәме мәктәп тормышы, командаларның җиңүләрен һәм җиңелүләрен үз эченә алган фильм белән башланып китмәде. Боз өстендә медальләр яулау бер генә хоккейчыга да җиңел бирелми. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен егетләргә кечкенәдән үк зур юллар узарга, хоккей серләренә төшенергә туры килә. Чакырылган кунаклар да моны билгеләми калмады. Сәхнә түренә күтәрелгән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Самойлов, "Идел буе" төбәге Россия хоккей федерациясенең юниор комитеты рәисе Г.Кириллов, ТР Хоккей федерациясе вәкиле А.Гарифуллин, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары М.Бикморатов, "Нефтяник" хоккей клубының попечительләр советы әгъзасы А.Гыйматдинов, "Татнефть" ААҖнең хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге начальнигы В.Макаров, "Нефтяник" командасының баш тренеры Р.Гыймаев хоккейчыларга киләчәктә дә уңыш елмаюын теләделәр.

Әлбәттә, котлаулар медальләр һәм акчалата сертификатлар тапшыру белән үрелеп барды. Шулай ук ДЮСШ директоры Н.Исмайловка һәм селекция эше буенча тренер А.Долгановка Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының, тренерларга "Татнефть" ААҖ профсоюз комитетының, физкультура һәм спорт идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. А.Комаров мәктәпнең иң яхшы тренеры булып танылды. Эшчәнлегенең югарылыгы турында аның җитәкчелеге астында шөгыльләнгән В.Токранов белән А.Лукаяновның "Ак Барс" командасында уйнаулары да күрсәтеп тора. Быел А.Комаровның "Нефтяник-99" командасы халыкара турнирда катнашу хокукына да ия булды.

Бәйрәмдә иң яхшы капкачылар, сакчылар, һөҗүм итүчеләр, бомбардирлар, "Иң файдалы уенчы", "Батырлык өчен", "Ел ачышы" номинациясендә хоккейчылар махсус бүләкләргә иреште. Травма алу сәбәпле сәхнә түренә күтәрелә алмаган А.Веселовка бүләк тапшыру мизгеле аеруча дулкынландыргыч булды.

Бу көнне мәктәпнең символик җыелма командасына керүчеләр дә игълан ителде. Алар: Р.Рузанов, Р.Ермаков, А.Логинов, Е.Филин, А.Вилданов, Д.Самсонов.

"Нефтяник-95" командасында уйнаучы егетләрне дә зал алкышларга күмде - 26 нчы чыгарылышка спорт мәктәбен тәмамлаулары турында таныклыклар өләшенде. Аларга алмашка һәрвакыттагыча яшь хоккейчылар килде. Кечкенә спортчыларны багышлау барышында 2002 елгы малайлар клубка тугры булачаклары турында ант әйтте. Аларның да горурланырлык казанышлары бар. Г.Заикин һәм Р.Гыйззәтуллин җитәкчелеге астындагы команда узган сезонда ТР беренчелегендә җиңү яулаган.

Җанатарлар да игътибардан читтә калмады. Ел башында хоккей клубы игълан иткән төрле бәйгеләрдә чыгыш ясаган кызлар-егетләргә, балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Хоккей белән шөгыльләнү, зур спортка юл яру өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. "Татнефть" компаниясе, шәхсән Ш.Тәхаветдиновның бу юнәлешне үстерүе, спортчыларны куәтләве нәтиҗәсендә Әлмәт командалары җиңүләре белән сөендереп тора. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган С.Февралев та моны ассызыклады.

2011-2012 елгы хоккей сезоны тәмам. Яңа сезон яңа җиңүләр алып килсен!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Рәсемдә: "Нефтяник-99" командасы капитанына халыкара турнирда катнашуга сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250