Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Кубок – АГИМСта

Узган атнада Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты кубогына милли көрәш буенча республика ярышлары булып үтте. Быел ул институт ректоры И.Салахов инициативасы белән өченче тапкыр уздырылды.

Көрәш буенча ярышларда республика районнарыннан 63 спортчы катнашты. Алар арасында Әлмәт уку йортларында белем алучы егетләр дә шактый күп иде.

Спортчыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Әбүбакиров, ТР татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Р.Хәйруллин сәламләде. М.Салихов әлеге ярышларны оештыручыларга яшьләр арасында милли көрәшне пропагандалаган өчен рәхмәтен белдерде һәм аны тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәклекне билгеләде.

Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынга Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты лаек булды. Икенче урынны Әлмәт дәүләт нефть институты, өченче урынны Әлмәт физкультура көллияте яулады.

Әлмәт көрәшчеләре шәхси беренчелектә 5 медальгә ия булдылар. З.Галиуллин (65 килограммга кадәр авырлыкта), А.Билалов (85 кг-га кадәр), Р.Әхмәтвәлиевларга (85 кг-нан артык) тиңнәр булмады, алар җиңүче булып танылды. Р.Бәдретдиновка (75 кг-га кадәр) икенче, Р.Миндубаевка (55 кг-га кадәр) өченче урын бирелде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Р.Гәрәев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250