Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казан студентларның академик ишү буенча дөнья чемпионатын кабул итте

Кичә Ишү спорты төрләре үзәгендә 12 нче студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты ачылды. Бүген башланачак ярышта дөньяның 26 иленнән 278 спортсмен катнашачак.



Чемпионатның тантаналы ачылышнда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов; FISU беренче вице-президенты, FISU башкарма комитеты вәкиле Олег Матыцин, Казан Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" генераль директоры Владимир Леонов, Россия ишү спорты Федерациясе техник директоры, студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты директоры Людмила Сараева катнашты.

Ярышларда катнашучыларны ТР Хөкүмәте исеменнән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов сәламләде. Ул спортсменнарга "бу каналда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен" теләде.

FISU беренче вице-президенты, FISU башкарма комитеты вәкиле Олег Матыцин оештыру комитетына, Халыкара ишү спорты федерациясенә һәм Россия ишү федерациясенә рәхмәтен белдерде.

Олег Матыцин сүзләренчә, Универсиадага кадәр бер ел калганда Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыру вакытында эшли торган объектларны күрү мөмкинлеге булуы бик мөһим.

"Комплекс Идел буе спорт академиясе структурасында булачак, һәм без заманча базада кадрлар әзерләү мөмкинлегенә ия булабыз", - дип өстәде Олег Матыцин.

Чемпионат ачылышы алдыннан спортсменнар һәм чакырылган кунаклар тарафыннан Ишү спорты төрләре үзәге алдында агачлар утыртылды.

Дөнья чемпионаты кысаларында ярышлар бүген башлана һәм 9 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итә. Шул вакытта җиңүчеләр исемнәре билгеле булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250