Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казан Универсиадасына 4 меңләп билет сатылып, шуннан 5 млн. сумнан артык суммада акча җыелган

XXVII Бөтендөнья Универсиадасына билет сату программасы хәзерге вакытта Россиядә билетлар сатуда иң колачлысы: 2013 елда үткәреләчәк Уеннар ачылышы-ябылышы чараларына һәм ярышларына 1 млн. 260 мең данә билет сату планлаштырылган.

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе" оешмасының генераль директоры урынбасары - 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу һәм ябу чараларын башкару директоры Игорь Сивов бүген ТР Министрлар Кабинетында республика журналистларына шулай дип игълан салды. Шушы юнәлештәге эшләрне барлап, ул түбәндәгеләргә тукталды.

Универсиада ачылышына төгәл 1 ел алда - 6 июльдә шушы дөньякүләм уеннар ачылышы тантанасына билетлар сатыла башлаган булса, октябрьдан спорт ярышларына да билет саталар. Ачылыш чарасына билетлар 750 сумнан 6000 сумга кадәр (бәя билет зонасына бәйле: VIP+ зонасына - 6 мең сум, VIP зонасына - 4 мең сум, А -1,8 мең сум, В - 1,6 мең сум, С - 1,2 мең сум, Д - 1 мең сум, Е - 750 сум), ярышларга - 30 сумнан 300 сумга кадәр. Соңгысы исә ярышларның төренә (мәсәлән, шахматка - 30 сум) һәм этапларына да бәйле (әйтик, ярымфинал белән финалга кадәр билет 100 сум, аннары 1 мең сумга кадәр торырга мөмкин). Шул рәвешле, быел kazan2013.ru сайтында онлайн режимында Универсиада чараларына билет алып була. Ваучерлар сату системасы гамәлгә керә: алар төгәл урыны күрсәтелмәгән килеш бәяләр зонасы буенча сатыла, алган зат аннары электрон билетка яки, тели икән, оригиналь бланктагы истәлек билетына алыштырырга тиеш була. Чөнки Универсиаданың һәрбер билеты аның хуҗасына "Универсиада паркы"на керү хокукы бирә, ә оригиналь бланктагысы белән билет алган көн буена җәмәгать транспортында бушлай йөреп була.

Билетлар оффлайн режимында (ягъни касса аша) киләсе елның 1 гыйнварыннан гына сатыла башлый. И.Сивов сүзләренчә, сатып алучы өчен иң отышлысы - электрон билет, чөнки аны юллап һәм чират торып аласы түгел (ул электрон адрес буенча килә), ул югалмый, билет бәясенә дә сервислар суммасы керми, ягъни урын өчен генә түлисең булып чыга.

Илкүләм билет операторларыннан булган "Кассир.ру" ЯАҖнең билет проектлары буенча директоры Мария Тимофеева сүзләренчә, хәзергә кадәр 4 мең тирәсе билет сатылып, шуннан 5 млн. сумнан артык суммада акча җыелган. Тагын 1 гыйнвардан сатуга югарыда телгә алынган ваучерлар чыгарыла. Гомумән, билет сату эше сизелерлек активлаштырыла, диде ул.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250