Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

"Импульс - Өченче яшь" физкультура-савыктыру клубына Әлмәт пенсионерлары бик теләп йөри

Районыбыз тормышы елдан-ел яхшы якка үзгәрә бара.

Моны 18 декабрьдә үзенең беренче туган көнен билгеләп үткән "Импульс - Өченче яшь" физкультура-савыктыру клубына бик теләп йөрүче калабыз пенсионерларының үз үрнәкләре белән физкультураның картлык һәм көчсезлек алдында куркып калуын күрсәтүләре генә дә ачык дәлилли. Клуб нәкъ бер ел элек Әлмәт муниципаль районы, "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге, профсоюз лидерлары һәм башлангыч ветераннар оешмалары ярдәме белән оешкан.
Әлмәт муниципаль районында барлыгы 49280 пенсионер исәпләнә. Шу- ларның ике йөзгә якыны әлеге клубта шөгыльләнеп, башкаларга тән тазалыгы, сәламәт рух белән, матурлыкны саклап өлкәнәергә мөмкин булуын күрсәтәләр. Клубның туган көне уңаеннан футбол буенча балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбендә аларның күрсәтмә чыгышлары оешты- рылды. Бу кадерле өлкәннәребезнең чын мәгънәсендә сүнмәс-сүрелмәс дәрткә ия булуын, күңел күтәренкелеген, оптимизм хисен чагылдыручы зур бәйрәм булды.
Тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаган шәһәр ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов ветераннарыбызның күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнүләре районыбызның үсеш һәм лаеклы тормыш шартлары булдыру концепциясенә бик оста үрелеп баруына соклануын белдерде. Үз чыгышында ул шактый озын гомер юлы үткән 46 өлкәнебезнең агымдагы елда Россия Федерациясе һәм муниципаль район җитәкчелеге игътибар үзәгендә булуын, ки- ләсе елга булган исемлектә тагын 203 юбиляр (90, 95, 100 яшьлекләр) исәпләнүен билгеләп үтте.
18 йөзьяшәребез бүген физкультура белән үз өйләрендә шөгыльләнә. Ә менә "Импульс" клубына йөрүче иң өлкән пенсионер Юрий Виноградовка 80 яшь. Ул массакүләм мәгълүмат чараларының үзенә игътибар күрсәтүенә бик шатланды һәм гомере буе хезмәт эшчәнлеген физкультура белән бәйләвенә горурлануын әйтеп үтте. Ул калабызның 4, 10, 12, 17 нче мәктәпләрендә һәм физкультура техникумында эшләгән. 4 нче мәктәп ул вакытларда алкалы хоккей буенча шәһәр чемпионы булган. Бүгенге көндә ул бик рәхәтләнеп атнасына ике мәртәбә клубка йөри: җәяү бара-кайта, йөзү белән шөгыльләнә, башкалар белән аралаша, үзенең оптимистик рухы белән бөтен кешенең күңелен күтәрә. Форсаттан файдаланып, күпчелекнең теләген - гомуми физик әзерлек программасына Спорт сараенда тимер-аякта шууны һәм бал биюләрен дә кертүне сорауларын белдерде.
"Татнефть" ААҖ җитәкчелеге исеменнән клуб әгъзаларын профком рәисе Марсель Бикморатов котлады.
Бәйрәмне үткәрү инициативасын хуплап каршы алган Пенсия фонды идарәсе исә тормыш көзләрендә сәламәт яшәү рәвешен үзләренә кыйбла итеп алган иң нәшатларга бүләкләр тапшырды. 4 нче, 16 нчы мәктәпләр, футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге директорлары күнегүләр үткәрүдә ярдәм итүләре һәм уңайлы атмосфера тудырулары өчен ихлас рәхмәт сүзләренә лаек булдылар.
2011 елдан башлап районда пенсионерлар арасында спортның ун төре буенча "Өченче яшь" спартакиадасы үткәрелә. Физик культура, спорт һәм туризм буенча идарә ветераннар советы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Һәм моның нәтиҗәсе дә күз алдында. Былтыр безнекеләр "Өченче яшь" республика спартакиадасында казанлы- лардан кала икенче урынны яуладылар.
Клубка йөрүче һәр кеше савыктыру гимнастикасы, бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, шашка, йөрү һәм йөзү белән шөгыльләнә ала. Ике волейбол командасы бар. Пенсионерлар күнегүләргә керешер алдыннан һәрвакыт үзләренә юлдаш итеп алган гимнны - кояш, салават күпере, чәчәкләр һәм елмаю турында җыр башкаралар. Ә җыр- ның тәэсире искиткеч: күзләр очкынлана, канатлар үсеп чыккандай була, тән һәм җан савыга. Димәк, районыбыз яшәрүгә йөз тота!
Л.Сабитова
М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250