Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ильяс Галимов: татарның иң көчле көрәшчесе көрәштән китте!

2017 елның 16 августы татар көрәше тарихында бик истәлекле көн булып кереп калыр. Бу көнне татарның легендар көрәшчесе Ильяс Галимов спортчы карьерасына нокта куйды.

Шул уңайдан Ильяс көрәшче дусларын, келәмдәшләрен, татарның башка танылган баһадирларын җыеп, бик матур мәҗлес уздырды. Чарада республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, көрәш дилбегәсен үз кулларында нык тоткан җитәкчебез Марат Готыф улы Әхмәтовның да катнашуы бик матур фал булды. Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары, Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов, район башлыклары, үткәннең танылган батырлары - Рәкыйп Хәмитов, Рәшит Сәмигуллин, Фазыл Әхмәтҗанов, Марсель Таһиров, Әүхәт Мөхәммәдиев, Айрат Гилаев, Айдар Хәйретдинов, Зөлфәт Хәсәнов һәм башкалар, танылган тренерлар, сәнгать осталары катнашында узган бу чара чыннан да көрәш дөньясындагы иң матур, истә калган кичәләрнең берсе булды.

Әлбәттә, спорт дөньясында спортчы карьерасын тәмамлау уеннары, "ахыргы матчлар" гадәти күренеш. Андый матур чараларны иң танылган, халык хәтеренә кереп калган спортчылар гына үткәрә ала. Ә татар көрәшендә андый шәхесләрнең берсе, һичшиксез, Ильяс Галимов. Һәм татар көрәшендә шундый чараларның беренче булып та нәкъ менә ул үткәрде.

Кичә башланыр алдыннан "Идел" журналы хәбәрчесе Марат Әхмәтовтан Ильяс турындагы фикерләрен белеште:

- Ильяс Галимов - татар көрәшенең легендасы. Бу бик зур бәя һәм бу шәхес турында барысын да сөйли дип уйлыйм. Татар кешесе татар буларак, сәламәт буларак, шәхес буларак нинди булырга тиеш дисәләр, Ильяс Галимов кебек булырга тиеш дияр идем. Ул - милләт өчен, традицияләре, бүгенгесе һәм киләчәге өчен фидакарьләрчә хезмәт иткән иң татар җанлы егетләребезнең берсе. Аны бик күп яшьләр үзләренә үрнәк итеп китерәләр, олылар аның көрәшенә, матур алымнарын соклана. Шундый шәхес булып формалашу титаник хезмәт сорый, моңа ирешү өчен сәләт тә, көч тә, тырышлык та, баш та кирәк. Үзеңнән йомшагракны җиңү - авыр түгел, ә менә үз-үзеңне җиңү - анысы инде сирәкләргә генә бирелә. Ильяс - шундый сирәкләрнең берсе ул.

Ильясның үзенә дә сораулар бирдек, әлбәттә.

  • Ильяс, бу чара көрәшче карьерасына нокта куюмы инде? Кире уйламассыңмы?
  • Чыннан да шулай. Катгый карарга килдем. Татарстан чемпионатларыннан, Муса Җәлил һәм башка титуллы ярышлардан гына түгел, ә Сабан туйлары белән хушлашу да.
  • Түзә алырсыңмы соң?
  • Түзәргә инде. Әгәр мондый рәсми чара оештырганмын икән, димәк, көрәшкә чыксам, барысын да алдаган булып чыгамын. Төп сәбәбе… Әлбәттә, көрәштән китеп тә бетеп булмас, гел көрәшергә омтылыш та булыр, бигрәк тә башлангыч дәверләрдә. Ләкин исәнлек мөһимрәк дигән нәтиҗәгә килдем. Гаилә бар, алдагы тормышка планнар бар. Бер әйткәч, кире сүземнән кайтмам инде. Тантаналы рәвештә ант итү кебегрәк була инде бу.
  • Тренерлык эше…
  • Мин бераз эшләп алдым тренер булып, Әлмәт командасын ярышларга да йөрттем. Әлегә үзебездә көрәш федерациясендә башкарма директор. Ләкин тренер булырмын дип уйламыйм. Бөтенләй башка өлкәдә күрсәтергә исәп үземне. Әлегә әйтмим нинди өлкә икәнен.
  • Татар көрәшендә мондый рәсми озату булганы юк иде әле. Айдар китте, Айрат китте көрәштән… Киткәннәрен белми дә калдык кебек…
  • Әйдә, мин беренче булам алайса бу яктан да. Легендалар, әлбәттә, матур китәргә һәм аларны матур итеп озата да белергә кирәк.
  • Рәсми ярышларда ничәнче елдан катнаштың? Иң төп һәм принципаль көндәшләрең?
  • 1996 елдан. Алар бүген монда була. Айдар Хәйретдинов та, Айрат Гилаев та хөрмәт итеп килделәр үземне. Зөлфәт Хәсәнов та биредә. Мин көрәшкән дәвердә нәкъ менә шул батырларны үземнең төп көндәшләрем, үзем хөрмәт иткән көрәшчеләр дип санадым. Айрат 100 кг.га кадәр көрәшкәндә төп көндәшем иде. Оттырганым булды аңа шактый.
  • 130 килолы үлчәү категориясе барлыкка килгәнче, син өлкәннәр -Илдар Аббасовлар, Рөстәм Мухамовлар белән шактый азапландың…
  • Шулай да 2007 елдан бирле минем аларга оттырганым булмады. Үзем авырракка күчкәч тә шактый оттым аларны. "Дәү"ләрне ике категориягә бүлгәнче, әйе, оттыргаладым. Ләкин бернинди үкенечем юк. Вакыты җитмәгән булгандыр әле. Гомумән, көрәшче карьерасында үкенечем булмады, Ходайның биргәненә шөкер.
  • Инде синнән соң, синең уңышларны кабатлый алырдай көрәшчеләр булырмы?
  • Киткән урын буш тормый, әлбәттә. Ләкин бүгенге көндә күрмим шул үземә алмашны. Авыр үлчәүне күз алдында тотам. Сергей Павлик биредә беренче номер булып калыр ахрысы әлегә. Димәк, әйбәт, шәп тренерлар кирәк. Тренерсыз булмый. Принципиаль, үз эшен белгән остазлар кирәк. Минем инде сезгә әйткәнем бар, сөйләшүләргә, бүләк бүлешүләргә кысылмадым мин, чөнки һәрвакыт беренче булырга теләдем. Ләкин бер гаебем булды. Җөри Сабан туенда Илдар Аббасовка бирдем. Шуннан бик нык үкендем. Ә тренерым Салават абый Юсупов шуннан соң бер ел минем белән сөйләшмәде. Шул "гаебем" минем өчен гомерлек сабак булды.
  • Тренерлардан уңдың син…
  • Әлбәттә. Беренче тренерым - Әдип абый Нуруллин. Нәкъ менә ул мине - Чистай техникум янында тәмәке тартып басып торган җиремнән көрәш залына алып керде һәм техника өстендә эшләде. 1994 ел иде бу. Бер елдан яшьләр арасында икенче урынны алдым. 1996 елда инде Зәйдә Муса Җәлил турнирында өченче калдым. 1998 елда бөтен турнирларны оттым, Самарада квартирага ия булдым.
  • Легендарлар күп, синең чордашлар арасында да: Гилаев, Хәйретдинов, Әхмәтҗанов, Раил Нургалиевлар… Син алардан ни белән аерылып торасың икән?
  • Безнең бер нәрсә берләштерә: көрәш, көрәшкә мәхәббәт, көрәшкә җаның-тәнең белән бирелгәнлек һәм бирелеп эшләү. Тир түкмичә берни дә килми, бик күп шөгыльләнергә туры килде. Ә ниндидер аерымлану юктыр.
  • Билбаулы көрәшкә бик кермәдем, гәрчә Мәскәүдә Шәзам Сафин турнирын откан идең. Димәк, халыкара аренага да бик чыкмадың…
  • Үкенмим монысына да. Шунысы мөһим, мин татар көрәше буенча - дөнья чемпионы булдым. Үзенә күрә Олимпия уеннарын оту белән бер дияр идем мин аны… Бер генә үкенечем дә юк, Аллага шөкер!

Ильяс4 Ильяс1 Ильяс2 Ильяс

Радик Сабиров

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса