Әлмәт таңнары

Җиңелү белмәс пәһлеван

Буе 197 см, авырлыгы 170 килограммлы баһадир сыны...

ТР буенча дәүләт янгынга каршы көрәш службасы ФПСының 2 нче отряды янгын сүндерүчесе Илдар Абасовның игътибарны җәлеп итүчәнлеге аның әнә шундый дәү гәүдәле булуы белән генә чикләнми. Кайсы гына яктан алсаң да, ул ярым-йорты чаралар белән канәгатьләнә торганнардан түгел. Дус икән - бөтен күңелен бирүче, олы йөрәкле, эчкерсез дус, спортчы икән - дөньякүләм дәрәҗәдәгесе. Әле былтыр гына күпсанлы бүләкләренә тагын берәү - билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында чираттагы алтын медаль өстәлде.

Дүрт тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар Европа чемпионатлары призеры, биш тапкыр Россия чемпионы һәм төрле дәрәҗәдәге халыкара турнирларда җиңү яулаган Илдар Абасов спортка шактый соң килә. Махачкалада туып, Ульяновск өлкәсендә үскән егет көрәш келәменә тәүге тапкыр армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, 21 яшендә аяк баса. 1998 елда Россиянең атказанган тренеры Андрей Криков аны көрәш белән шөгыльләнүгә җәлеп итә, ә инде чын спортчы булып китүендә РСФСРның атказанган тренеры Юрий Митяевның да роле зур булуын билгеләп үтәргә кирәктер. Илдар бөтен остазларын да бик яхшы хәтерли һәм һәркайсын хөрмәт-ихтирам хисләре, үзгә бер җылылык белән телгә ала. Хәзерге вакытта ул Вакыйф Тимербаев кул астында шөгыльләнә. Соңгы елларда яуланган җиңүләре - нәкъ менә аның белән кулга-кул тотынып ирешкән уңыш-казанышлары.

Спортта әле беренче генә адымнарын ясаганда Илдар ике юл чатында уйга кала - грек-рим көрәше белән шөгыльләнүне дәвам итәргәме, әллә башка өлкәне сайларгамы? Шулай итеп, 2002 елда үзен татар милли көрәшендә - билбаулы көрәштә сынап карарга карар итә ул. Спортның бу төре төрле халыкларның көрәш элементларын берләштереп, иң яхшыларын гына үзенә туплаган, ди Илдар. Милләте буенча татар булганы өчен дә көрәшнең бу төре аңа аеруча якын. Моннан тыш, билбаулы көрәш - күпсанлы тәэсирләндергеч алымнары булган, матур һәм мавыктыргыч спорт төре дә. Ул быел Казанда үтәчәк Универсиада программасына да рәсми рәвештә кертелде. Башка төрләрдән аермалы буларак, билбаулы көрәштә спортчыларга кыю, тәвәккәл адымнар ясарга туры килә. Барлыгы дүрт минут чиста вакыт эчендә бөтен булдыралганыңны югары дәрәҗәдә күрсәтеп, көндәшеңне аркасына салырга тырышырга. Шуңа да әлеге ярышлар тамашачыларны һич кенә дә ялыктырмый.

Илдар спортның үзе өчен яңа булган әлеге төрендә канатланып күнегүләр ясауга керешә. Нәтиҗә озак көттерми. Берсе артыннан икенчесе дигәндәй, ул яңадан-яңа үрләр яулый башлый. Тиздән Россия җыелма командасы составына чакырыла һәм халыкара турнирларда илебез данын яклау хокукына ия була. Дөнья чемпионатларында катнашып, ел саен илебез җыелма командасының бүләкләр сандыгын төрле дәрәҗәдәге медальләр белән тулыландыра. Һәм еш кына алтыннары белән. Бер елны ул хәтта ике тапкыр дөнья чемпионы булуга ирешә. Суперавыр үлчәүле спортчы ике чемпионатта - халыкара көрәш кагыйдәләре буенча да, Азия кагыйдәләре буенча да көндәшләреннән өстен чыга.

Билбаулы көрәштә дә көтелмәгән хәлләр булып куйгалый икән. Африканың Того дәүләтендә дөнья чемпионаты вакытында көрәшчеләргә келәм урынына комда чыгыш ясарга туры килә. «Бик җиңел булмады…» - дип искә ала Илдар. Кыргызстанда үткән былтыргы дөнья чемпионатында да аңа авырга туры килә. 2:1 исәбе белән җиңеп барган финал көрәшендә Илдар тезен авырттыра. Рефери ярышны туктатырга тәкъдим итә. Ә бу, билгеле инде, көрәшче өчен җиңелү белән бер. Ләкин Илдар тешен кысып булса да ахырга кадәр көрәшергә карар итә. «Мондый чемпионатта соңгы тапкыр чыгыш ясавымдыр, бәлки, дип уйладым, - дип искә ала ул. - Бөтен көчемне җыеп, сул теземнең авыртуына көчкә түзеп көрәшүемне дәвам иттем. Көндәшем исәпне бик тиз тигезләде һәм хәзер аның өстен чыгасы гына калды. Шул чагында мин үзем өчен бөтен ил борчылып торуын искә төшердем. Җанатарларымның кәефен кырасым килми иде. Соңгы алышта көндәшемне беренче булып ектым». Шулай итеп Илдар Абасов бер аягында килеш диярлек чираттагы җиңүен яулый.

Казахстан башкаласы Астанада үткән X дөнья чемпионатының финалында исә спорт җәмәгатьчелеге Абасовка җиңелү юрый. Көндәшнең төп өстенлеге - 13 яшькә аерма булуда. Янәсе, Россиянең авыр үлчәүле көрәшчесенә, ниһаять, лаеклы көндәш табылды... Ләкин сенсация булмый кала - Илдар 15 секунд чиста вакыт эчендә оппонентын 6:0 (!) исәбе белән җиңә дә куя.

Мөгаен, Илдар Абасовның нинди дә булса сере бардыр. Юкса шундый катлаулы хәлләрдә дә триумфатор булып чыгу мөмкин булмас иде. Әйдәгез, бу уңайдан спортчының үзен тыңлап карыйк әле. «Бернинди серем дә юк, - дип җилкәсен җыера ул. - Гадәти тренировкалар, йөгерү, йөзү, туклану режимы... Һәм боларның барсында да тренерым Вакыйф Тимербаев мөһим роль уйный…» Суперавыр үлчәүле спортчының үз-үзен көрәшкә көйләү буенча да аерым үзенчәлекле рецептлары юк. Аның фикеренчә, иң мөһиме - бәйге турында ул башланыр алдыннан 20 минуттан да артык уйламау, ә келәмгә чыкканнан соң, гомумән, бөтен уйларны баштан чыгарып ташлау һәм тренерны гына тыңлау. Пьедесталда урын яулауның әле тормыштагы иң мөһим кыйммәт түгеллеген аның иң биек ноктасында басып торганда гына аңларга була, ди ул. Шунысы да кызык, башка күп кенә спортчылардан аермалы буларак, Илдар медальләрен санамый, аларны кешегә күрсәтеп мактанмый. Хәтта аларны саклау өчен әле билгеле бер урын да тапмаган.

Үземнән бары шуны гына өсти алам: мәкаләм герое белән очрашып сөйләшкәннән соң мин аның уңышлары серен аңладым. Илдар Абасов спортчыларга хас энергия белән фәлсәфи фикер йөртү, мәһабәт килеш-килбәт белән изге күңеллелек, шулай ук җиңүгә омтылыш белән бу җиңүләрнең тормышта иң мөһиме түгеллеген аңлау кебек сыйфатлар гаҗәеп рәвештә бергә үрелгән сирәк шәхесләрнең берсе. Әңгәмәбез ахырында спортчы яшәеш кыйбласын билгеләгән төп гыйбарәне әйтеп салды: «Спорт мастеры булу мәҗбүри түгел, тормыш мастеры булу яхшырак!» Миңа калса, Илдар икесендә дә төшеп калганнардан түгел.

Ю. Григорьева

«ТР буенча дәүләт янгынга каршы көрәш службасы ФПСының 2 нче отряды» ФКУ матбугат хезмәте

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: