Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтлеләр спортта да сынатмый

Әлмәтнең спорт мәйданнарының берсе өлкәннәрне җыйды. Лаеклы ялга чыккан әлмәтлеләр арасындагы спартакиадага футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында старт бирделәр. Анда 10 нан артык команда катнашты. "Третий возраст" шигаре белән узучы әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды.

Картлык турында сөйләгәндә, бу чор - гомернең көзе, диләр. Көзнең алтынсу төстә чагы да, коңгырт буяуларга бай вакыты да була. Гомер көзе нинди төстә була соң? Мөгаен, табигать фасылына хас төсләрдәдер. Спартакиадада катнашучы өлкәннәр дә, җанатар булып килгәннәре дә чәчләре чал, күңелләре кояшлы кешеләр иде. Яшь чагында йөгерергә яраткан, бүген дә спортны онытып бетермәгән Зилә ханым Әхмәдиева шундыйлардан. "Төшенкелеккә бирелмичә, хәрәкәтләнеп, булдыралганча спорт белән шөгыльләнеп яшәсәң, балаларың хөрмәт итсә, картлык көз түгел", - ди Зилә ханым.

Беренче спартакиададан соң спорт чарасына кызыксыну арткан. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Әлмәт җыелма командасы республика ярышларында казанлыларга гына юл биреп, 2 нче урын яулаган. Быел спорт чарасында катнашучы пенсионерлар саны 500 дән артып китәчәк дип фаразлыйлар. Бу соңгы чик түгел. Район һәм шәһәр территориясендә 40 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Район башкарма комитеты башлангычы белән узган ел өлкәннәр өчен "Импульс" спорт-сәламәтләндерү клубы төзелгән иде. Шулай итеп пенсия яшендәге өлкәннәргә үзләрен яхшы физик формада тоту, аралашу, иң мөһиме, спорт җыеннарына әзерләнү мөмкинлеге ачылды. Шушы хәрәкәттә актив катнашучыларга социаль яклау үзәгенең, ветераннар советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Спартакиаданы ачу тантанасында чал чәчле спортчыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов та сәламләде. Ул чыгышында төбәктә корылган барлык спорт мәйданнарын да отышлы файдалану зарурилыгын искәртте.

"Третий возраст" спорт чарасында катнашучы командаларның күпчелеген "Татнефть" компанияләр төркеменә кергән предприятие пенсионерлары тәшкил итә. Бу хакта компаниянең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Марсель Бикморатов ассызыклады. Аның сүзләренчә, социаль өлкәне өстенлекле санаган "Татнефть" җәмгыятенең ветераннар советлары эшчәнлеген финанслау мәсьәләсе хәл ителә.

Спартакиада май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Өлкәннәр һәр ай саен спортның бер-ике төрендә көч сынашырга җыелачак. Иң беренчеләрдән булып бильярд осталары ярышты. Сүз уңаенда, спартакиаданы ачу тантанасында әләм күтәрү хокукына да узган елгы иң көчле бильярдчылар лаек булды.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250