Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Грек-рим көрәше буенча 4 әлмәтле Россия беренчелегендә катнашачак

13-16 гыйнварда Кировта грек-рим көрәше буенча кадетлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

Бирегә төрле төбәкләрдән 200 дән артык спортчы җыелды. Ярышларда Татарстан җыелма командасы өчен 6 әлмәтле - Олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр дә көч сынашты.

Кызу ярыштан соң республика командасы Ростов-на-Дону шәһәрендә үтәчәк РФ финал беренчелегенә 8 юлламага ия булды. Шуның 4 сен безнекеләр яулады.

42 кг авырлыкта 6 нчы мәктәп укучысы Реналь Усманов (тренеры Эдуард Гаджиев) беренче урынга лаек булды. 46 кг авырлыкта 16 нчы мәктәп укучысы Владислав Мамбетов (Эдуард Гаджиев) шулай ук җиңүче булуын дәлилләде. Шушы ук авырлык категориясендә 16 нчы мәктәптән Рамазан Гаджиев (Эдуард Гаджиев) бронза медальгә ия булды һәм спорт мастерына кандидат нормативларын үтәде. 63 кг авырлыкта 17 нче мәктәптән Рафаэль Хәйбуллин (тренеры А. Туманов) икенче урынны алды.

Бикбулат Бикташев белән Руслан Илалетдинов та матур көрәш күрсәтте, алар 5 нче урыннарны яуладылар.

Ростов-на-Дону каласында ярышлар 6-9 февраль көннәрендә үтәчәк.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250