Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Футбол буенча чемпионат вакытында Россия гимны яңгырамаячак

Моннан соң футбол буенча Россия чемпионатында уеннар алдыннан ил гимны яңгырамаячак.

Күптән түгел Россия футбол союзы утырышында әнә шундый карар кабул ителгән. Ләкин бу футбол матчларында гимнны башка беркайчан да ишетмибез дигән сүз түгел әле. Сезон ачылышы уеннарында, Россия җыелма командасы катнашындагы матчлар алдыннан гимнны ишетеп булачак.

Ил чемпионаты матчлары алдыннан гимн яңгырату таләбе Россия футбол союзы регламентына аның элеккеге җитәкчесе Сергей Фурсенконың җиңел кулыннан моннан 3 ел элек кертелгән иде.
Эчке чемпионатта гимн яңгыраганда җанатарлар катнашында күңелсез хәлләр дә чыккалады. Кавказда барган уеннар вакытында җанатарларның гимн башлануга протест йөзеннән сызгыруы мәгълүм. Гимнга шул рәвешле хөрмәт күрсәтмәүләр дә аны яңгыратмау карарына йогынты ясарга мөмкин.
Билгеле, кайбер күңелсез очраклар гына гимннан баш тартуга сәбәп була алмый. Футболда аннан хәтәррәк очракларда да килеп туган хәлдән шома гына чыгу юлларын таба торалар.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250