Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Фитнес-тренерларны мәҗбүри аккредитацияләү кертелә

Россия Иҗтимагый палатасында фитнес-тренерларны мәҗбүри аккредитацияләү кертүне тәкъдим итәләр. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Ә леге тәкъдим белән палата әгъзасы Елена Истягина-­Елисеева чыккан. Аның фикеренчә, фитнес-клублар саны үсү сәбәпле, канунның камил булмавы аркасында Россия кешеләре сәламәтлегенә зыян салынырга мөмкин.
2016 елда, мәсәлән, дәүләт спорт учреждениеләре персоналының 79 проценты гына мәгариф өлкәсе һөнәри стандартлары таләпләренә туры килгән, дип белдергән Истягина-Елисеева. Аның карашынча, коммерция секторында вазгыять күпкә начаррак.
Тәкъдим Россия Спорт министрлыгында каралачак.

Әсхәт Шамионов, СССРның спорт мастеры, спорт табибы:
- Мин моңа бик уңай карыйм, чөнки бездә фитнес индустрия бик нык үсә, фитнес үзәкләр күп ачыла. Кызганыч, аларның төп максаты беренче чиратта - акча эшләү. Анда эшләүчеләр арасында кемнәр генә юк бүген. Бу өлкәдә еш кына белемсезлек, булдыксызлык хөкем сөрә. Бер җирдә дә эш таба алмаган кешеләр бүген фитнес үзәкләргә килеп урнаша. Андыйлар кешене дәваламый, ә гарипләндерә. Ә эш бирүчеләр ала, чөнки эшләргә кеше җитми. Шуңа күрә фитнес-тренерны сайлаганда, бик игътибарлы булырга, аңа табибка караган кебек карарга кирәк.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса