FIFA президенты Инфантино Казанны футбол шәһәре дип атады
Аның сүзләренчә, Россиядә футбол бәйрәме уздыру мөмкин булган.
Джанни Инфантино Конфедерацияләр Кубогын оештыруны югары бәяләгән, ә Казанны футбол шәһәре дип атаган. Исегезгә төшерәбез, республика башкаласында турнирның 4 матчы узды.
- Казанның спорт шәһәре икәнлеген белә идек. Ул футбол шәһәре дә. Моннан тыш, Татарстанда мәдәният һәм тарих та бай. Боларны дөньяга күрсәтергә кирәк, - ди FIFA башлыгы. - Биредә халыкның тормышын күзәттем. Бу бөтен дөнья өчен һәм футбол дөньясы өчен менә дигән урын! Бу шәһәрне һәркем күрергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа