Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Конфедерацияләр кубогына стадионга үзең белән нәрсә алырга ярамый – FIFA җавабы

Стадионнарда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан тамашачыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре үзгә һәм аны һәркем белергә тиеш.

FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогына стадионнарына үзең белән вувузела, самокатлар һәм файерлар алып керергә ярамый, дип хәбәр ителә fifa.com сайтында.

22 июньдә "Казан Арена" стадионында Конфедерацияләр кубогы төркем этабының Германия һәм Чили җыелмалары арасында матч үтә. Конфедерацияләр кубогы стадионнарында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан тамашачыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре үзгә, аны билет алган һәркем белергә тиеш.

Кагыйдәләр стадионда тамашачыларның үз-үзләрен тоту тәртибен урнаштыра, анда шулай ук үзең белән нәрсә алырга яки стадионда кулланырга ярамаган әйберләр исемлеге бар. Шул исәптән, пиротехник матдәләр, пыяла контейнерлар яки шешәләр (ислемай һәм пудралар да шул категориягә керә!), термос һәм флягалар, ашамлык һәм эчемлекләр, 100 миллилитрдан зуррак күләмдә сыеклыклар, спорт җиһазлары (аңа велосипед, ролик, скейт һәм самокатлар да керә), шулай ук селфи-таяклар, штативлар, вувузеллар һәм зонтлар (җыйгач 25 сантиметрдан артканнары) алып керү һәм куллану тыела. Тулы исемлек белән fifa.com сайтында таныша аласыз.

Стадион территориясенә матч көнендә уен башланырга өч сәгать алдан керү мөмкин. Стадионга алдан килеп, карап кертү өлешен тыныч кына үтүдән тыш, Конфедерацияләр кубогы партнерлары оештыручы төрле чараларда катнашырга, сувенирлар сатып алырга һәм, гомумән, футбол бәйрәме белән хозурланырга була.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса