Әлмәт таңнары

Дөнья чемпионатының бүләкләү тантанасында Россия гимнын бутадылар [+ВИДЕО]

Биатлон буенча кичә безнең команда дөнья чемпионатында алтын медаль яулады.

Кичен узган бүләкләү тантанасында оештыручылар Россия гимны урынына иске Россия гимнын куйды (М.И. Глинка көе, 1990-2000 еллар). Башка гимн ишеткән спортчылар, җанатарлар аптырашта калды. Сәхнәгә комментатор Дмитрий Губерниев йөгереп менеп, безнең командага микрофон бирергә мәҗбүр булды. Егетләр зал белән бергә гимны үзләре җырлады. Соңыннан Россия гимнын шулай да яңгыраттылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: