Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Чананы да, кортны да җәйдән әзерлә икән

15 октябрьгә кадәр район территориясендәге барлык хоккей кортлары да кышкы уеннар стартына әзер булырга тиеш. Шефлары ярдәме белән кортларда төзекләндерү-буяу эшләре, яктырту приборлары, боз катыру һәм шугалакны чистарту инвентарьларын җайлап кую хәстәренә керешергә вакыт.

Быелгы сезонда хоккей тартмачыгындагы язулар да цензурага сыймас сүзләр белән чуарланырга түгел, ә Әлмәткә 60, Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан һәм 2013 елгы Универсиада, Сочи олимпиадасы турында булырга тиеш. Болар хакында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов рәислегендәге киңәшмәдә әйтелде. Анда тренерлар, ТОСМСларның шеф предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Әзерлек торышын тикшерүне октябрь урталарына калдырмаска да мөмкиннәр. Очрашуда искәртүләренчә, бу атнада муниципаль район башлыгы белән ТОСМСларны карап чыгарга җыеналар. Димәк, кортлар да игътибардан читтә калмаячак. Кышкы сезонга әзерлек буенча инде бу киңәшмәдә үк хисап тыңланды. Фотосурәтләр һәркемнең эшкә карашын ачык чагылдырды. "Метеор" (шефлары "ТМС-групп" ЖЧЖ ИК), "Заря" ("Нефтегаз" җәмгыяте), "Восток" (Торба заводы), "Дружба"("Татнефтепром" ААҖ), "Импульс" ("ТатАИСнефть" ЖЧҖ), "Искра" (Татнефть газ эшкәртү идарәсе), "Юность" ("Арслан" төзелеш фирмасы), "Саулык" ("Татех" ЯАҖ), "Товарищ" ("Татнефтеотдача" ААҖ) клублары уңай яктан билгеләнде. Юкка гына ел дәвамында узган хоккей, футбол турнирларында җиңүчеләр арасында әлеге клублар телгә алынмый икән шул. Ә менә Түбән Мактамадагы "Родничок", шәһәрдәге "Алнас" заводы карамагындагы "Ротор"га эшне тизләтү зарурилыгы турында искәртелде.
Әлмәт районында бүгенге көндә 44 хоккей корты бар: шуларның 23 е каланыкы, 21 е салада урнашкан. Спорт үсешенә хәерхаһлы нефтьчеләр урам хоккеен да күз уңыннан җибәрми. Василий Самойлов сүзләренчә, "Нефтяник" хоккей клубының попечительләр советы утырышында да бу хакта сүз булган. Быел "Татнефть" ААҖ "Товарищ", "Метеор" хоккей кортларын модернизацияләп, ясалма өслек белән каплау нәтиҗәсендә алар ел дәвамында төрле чаралар үткәрерлек универсаль спорт мәйданына әйләнде. Димәк, тренировка процессы сыйфатын яхшырту, үсмерләр һәм балаларны физик культура һәм спорт белән шөгельләнүгә тагын да күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге ачылды.
Яшәү урыны буенча балалар хоккеен үстерү максатында мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында флорбол һәм алкалы хоккейны популярлаштыру, 15-16 яшьлекләр белән турнирлар уздыру, "Нефтяник" клубы белгечләре белән очрашулар, мастер-класслар, тренерларга методик ярдәм оештыру кирәклеге турында ассызыкланды. Сүз уңаенда, бүгенге көндә 44 хоккей кортының 2 сендә тренерлар юк. Бу проблеманы хәл итүдә Әлмәт физик культура көллияте ярдәм итә ала, диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Хоккейны популярлаштыруда тагын бер гамәл кертелә - "Юбилейный" боз сараендагы матчларга хәзер студентларны һәм мәктәп укучыларын бушлай кертәчәкләр.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса