Бүген безнең Гөлназ икенче кубогын яулады (+ФОТОЛАР)
Татарстан кроссында менә икенче ел рәттән "Әлмәт таңнары" газетасының баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллина да катнаша.
Быел да баш мөхәррир сынатмады. Үткән елдагы кебек үк, җитәкче хатын-кызлар арасында финишка беренче булып килде. Кубок янәдән "Әлмәт таңнары" газетасының баш мөхәррирендә. Гөлназ Әгъзаметдиновна җәяү йөрергә, йөгерергә, велосипед иярләргә ярата.
- Сәламәт яшәү рәвешенең әле беркемгә дә зыян китергәне юк, киресенчә, спорт белән шөгыльләнгәннән соң җиңеләеп каласың, кәефләр күтәрелә, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа