Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

“Авыл яшьләре” VIII җәйге авыл спорт уеннарында әлмәтлеләр дә катнашты

Минзәләдә 11 сентябрьдән 16 сына кадәр "Авыл яшьләре" VIII җәйге авыл спорт уеннары барды.

43 муниципаль районның җыелма командалары милли көрәш, аркан тартуда, волейбол, гер күтәрү, җиңел атлетика һәм башкаларда көч сынашты. Шулай ук сыер савучылар һәм трактористлар өчен дә һөнәри осталык таләп ителгән спорт ярышлары оештырылды. Әлмәтлеләр аркан тартуда, өстәл теннисында алда барды. Милли көрәштә Айвар Билалов беренче, Рөстәм Йосыпов өченче урын алды. Шашка, шахмат, гер күтәрүдә дә уңышлы чыгыш ясаучылар булды. Барлык нәтиҗәләр буенча безнең район командасы сигезенче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250