Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

«Ак Барс»та уйнаучы әлмәт хоккейчысы Артем Лукоянов полиция хезмәткәрен кыйнауда гаепләнә

24 яшьлек «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы Артем Лукоянов узган ял көннәрендә Әлмәттә кулга алынган. Әлеге яшь кеше гауга чыгаруда гына түгел ә полиция хезмәткәренә тән җәрәхәтләре ясауда да гаепләнә.

Татарстан республикасының ЭЭМның матбугат хазмәте хәбәр иткәнчә, иртәнге берләр тирәсендә ведомствадан тыш сак бүлеге экипажы «Диамант» ресторанында урнаштырылган полиция чакыру төймәсенең эшли башлавы турында хәбәр ала. Соңрак шул билгеле бул: ресторанда ял итүчеләрнең берсе (ул А.Лукянов булып чыга) гауга чыгуга сәбәпче булган.

Каршылык килеп чыкмасын өчен полиция хезмәткәрләре хулиганны урамга чыгарырга озаталар.

Бу вакытта ресторан ишегеннән хоккеистның дусты да килеп чыга һәм полиция хезмәткәрләренең берсенә арткы яктан һөҗүм итә, аркасына яткырып буа башлый. Полиция хезмәткәрләре әлеге хулиганнарны туктатырга теләсәләр дә, тегеләре каршылык күрсәтә. Лукоянов полиция хезмәткәренә берничә тапкыр суга хәтта коралын да тартып алырга маташа. Полиция хезмәткәре һавага ике тапкыр аткач кына хулиганнар тынычлана һәм ЭЭМның дежур бүлегенә озатыла.

Нәтиҗәдә полиция хезмәткәренең берсе баш мие һәм сөяге җәрәхәте диагнозы белән шифаханәгә озатыла. Ә менә полиция хезмәткәренә кул күтәргән, тән җәрәхәтләре ясаган өчен гаепле кешегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса