Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казан Кремлендә “Дакар-2013” ралли-марафоны триумфаторларын хөрмәтләделәр

Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге мөһим җиңүгә өлеш кертүчеләргә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген, 1 февральдә, Казан Кремлендә "Дакар-2013" ралли-марафоны триумфаторларын -"КАМАЗ-Мастер" командасын хөрмәтләделәр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов команданың әлеге матур җиңүенә өлеш кертүчеләргә Татарстанның Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Көньяк Америка кыйтгасында үткән быелгы "Дакар" трансконтиненталь ралли-марафоннар тарихында 34 нчесе булды. 5 гыйнварда Перу башкаласы Лимада старт алган ралли дәвамында җиңел, йөк автомобильләрен, мотоцикл һәм квадроциклларны иярләүче спортчылар 8000 км дан артык юл узып, 19 гыйнварда Чили башкаласы Сантьягода финишка килде. Бу ралли-рейд "КАМАЗ-Мастер"ның яшь узышчыларының йөк машиналары классында бөтен пьедесталны буйсындыруы белән тарихка кереп калачак. Эдуард Николаев экипажы - беренче, Айрат Мәрдиев экипажы - икенче, Андрей Каргинов экипажы өченче урын яулап, командада буыннар алмашының уңышлы баруын исбатлады. Бу команданың "Дакар" тарихында 11 нче җиңүе булды.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса