Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

2 февраль көнне Әлмәттә “Татарстан чаңгы юлы – 2014” ярышлары узачак

Ярышларны ачу тантанасы шәһәр мәйданында 11.00 сәгатьтә планлаштырыла, чаңгыда узышлар ипподромда булачак.

Бу көнне шәһәр һәм район җитәкчелеге, оешма-предприятие коллективлары, студентлар стартка басачак. Мәктәп укучылары исә 27 гыйнвардан алып 1 февральгә кадәр ярышачак. 1-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп стадионнарында, 1 февраль көнне 10.00 сәгатьтә иң көчле чаңгычылар "Снежинка" спорт комплексында чаңгы юлына чыгачак.

Ярышларны уздыру турындагы положение нигезендә анда сәламәтлекләрендә тайпылыш булмаганнарга гына катнашырга хокук бирелә. Командалар составында чыгыш ясаучылар саны чикле түгел.

Хатын-кызлар яшьләренә карап 2, 3 һәм 5 км арада ярышачак, ир-егетләр - 3, 5, 10 км-га.

Җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.

"Чаңгы юлы" массакүләм ярышларында катнашу өчен гаризалар физкультура көллиятендә 28-31 гыйнвар көннәрендә 14-16 сәгатьләрдә кабул ителә.

Иң көчлеләр арасында ярышуга гаризаларны 30 гыйнварда "Юность" спорт мәктәбенә (Төзүчеләр проспекты, 13) тапшырырга кирәк. Үзең белән таныклык булу шарт.

Гөлназ Гыйззәтуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250