Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Яшел фитнес"та яңа юнәлеш эшли башлаган

9 августта беренче тренировкага барган кешеләр әлеге яңа юнәлешне яратып каршы алган һәм күнегүләрен башкарган.

Яңа юнәлеш - Deep work.⠀Инглиз теленнән Deep work тәрҗемә иткәндә көчәйтелгән эш дигәнне аңлата.

Deep work, көнчыгыш фәлсәфәнең иң яхшы гореф-гадәтләреннән чыгып, кешене акыл, тән һәм хисләр бердәмлеге буларак карый.

Тренировка 5️ эзлекле этаптан тора, ул билгеле бер стихиягә багышланган:

? Җир. Тренировкалар салмак кына һәм акрын башлана
? Агач. Акрынлап хәрәкәтләр тизәя
? Ут. Интенсив кардио
? Металл. Көч күнегүләре
? Су. Дәрес растяжка һәм медитация белән тәмамлана

Барлык хәрәкәтләр дә салмак кына, бер-бер артлы үтә. Тренировкалар читтән йога һәм бию, көнчыгыш көрәшләре һәм көч тренингы миксы кебек күренә.

Мондый алым нәтиҗәсендә координация, сыгылмалык яхшыра, иң тирән мускуллар эшли башлый.


Проектның генераль партнеры "Татнефть" компаниясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса