Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йога әлмәтлеләргә дә йокты

23 июнь көнне әлмәтлеләр шәһәребезнең «Саулык» паркында «Яшел фитнес» проекты кысаларында оештырылган I Халыкара йога көнен билгеләп үтте. Эссе һава торышына карамыйча, спортны якын итүчеләр табигать кочагында файдалы ялны рәхәт мизгелләр белән берләштереп, көнне күңелле уздырды.

Йога көнен Россиянең төрле шәһәрләрендә 2015 елдан башлап уздыралар. Әлмәтлеләр аңа быел беренче тапкыр кушылды.

- «Яшел фитнес» географиясенә кергән Россия шәһәрләрендә йога бәйрәме ел саен үтә. Бу традицияне быел без дә башлап җибәрергә булдык. Атаклы инструкторларны чакырдык, һәрвакыттагыча бәйгеләр һәм бүләкләр дә әзерләдек, - дип үз фикерен белдерде «Яшел фитнес» проектының Әлмәт бүлеге кураторы Камилла Каюмова.

Йога бәйрәмендә яшь һәм тәҗрибә буенча чикләүләр юк иде. Бәйрәмнең төп өлеше гамәли шөгыльләрдән торганга күрә, оештыручылар һәркем тоткарлыксыз тренировкаларга кушыла алсын өчен программаны җайлы итеп төзегән булып чыкты. Шөгыльләр өйрәнчекләр, йога өлкәсендә тәҗрибәлеләр, балалар һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аерым мәйданчыкларда барды. Инструкторлар да данлыклы һәм дөнья күләмендә танылган йога белгечләре иде. «Развитие» йога мәктәбенә нигез салучы Айрат Корбанов, «Гармония» йога студиясе җитәкчесе Нил Тәхаветдинов, 15 елдан артык нейрокоррекция һәм пилатес өлкәсендә эшләгән Кира Брендюрева балалар белән йога дәресе үткәрде, шулай ук үз белемнәре белән Ильмира Маннапова да бүлеште. Йога бәйрәменең иң төп һәм көтеп алынган кунагы – хатха-йога, кундалини-йога остасы, дөньяның Вьетнам, Шри-Ланка, Лаос кебек төрле нокталарында белем туплаган һәм бүгенге көндә Азиядә яшәүче Виктория Шнитке да үзенең уникаль мастер-классын үткәрде. Катнашучылар гына түгел, әлеге тамашаны читтән карап торучылар да кызыксынып күзәтте.

Йога бәйрәме бүләкләр өләшү һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Катнашучылар 3 сәгать дәвамында уңай хис-кичерешләр һәм атнаны продуктив башлау өчен көч-куәт туплады. Оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтүләре шөгыльләрнең күңелләренә хуш килүен күрсәтте.

Алсу МАНСУРОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса