Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстан һәм Чехия арасындагы ветеран хоккейчылар матчында Миңнеханов иң яхшы уенчы булды

Казанда узган очрашу Татарстан хоккейчыларының җиңүе белән тәмамланды.

7 декабрьдә Казанның Спорт сараенда Татарстан һәм Чехия җыелмалары арасында ветеран хоккейчыларның халыкара дусларча матчы узды. 10:7 исәбе белән Татарстан командасы җиңүче булды.

Татарстан җыелма командасы составында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, спорт мастеры, төрле вакытларда Урицкий спорт комплексының “Итиль” һәм “Ак Барс” командалары өчен уйнаган Алексей Чурин, Вячеслав Андреев, Андрей Писарев, Руслан Зәйнуллин, Марат Вәлиуллин керде. Татарстан командасын Россиянең атказанган тренеры Виталий Короткин җитәкләде.

Чехия командасы өчен бозга Чехословакия җыелмасы составында күп тапкырлар олимпия уенары призеры булган Яна Гавела җитәкчелегендә Чехия Экстралига уенчылары чыкты. Татарстан җыелмасы капкасына Евгений Мокеев, Чехия командасында Марцел Кучера басты.

Матчның башы чехлар өчен уңышсыз башланды. Татарстанлыларның команда капитаны Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге беренче бишлеге исәпне 6 нчы минутта ук ачты. Павел Терентьев Марцела капкасына беренече алканы кертте. Алты минуттан соң Павел Тереньев тагын ике очко ясап, Чехия капкасына тагын бер алка кертте. Чехия командасының 9 номерлы уенчысы Филип Турек Евгений Мокеев капкасына алка кертте һәм исәптәге аерманы бергә киметте. Командалар тәнәфескә 2:1 исәбе белән китте.

Уен Татарстан җыелмасы файдасына 10:7 исәбе белән төгәлләнде. Җанатарлар “Татарстан, алга!” плакатын күтәрде һәм командалар уенны кул кысышып тәмамлады. Матчның иң яхшы уенчылары булып Татарстан командасы капитаны Рөстәм Миңнеханов һәм һөҗүмче Владимир Бокарев танылды.

Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннары арасында узган очрашу 2018 елның ноябрендә булган иде. Ул вакытта Татарстан командасы һөҗүмчесе һәм капитаны Рөстәм Миңнеханов хет-трик ясап, кунакларның Марцел Кучер капкасына өч алка кертте. Уеның соңгы хисабы Татарстан командасы файдасына 5:2 исәбе бөлән төгәлләнгән иде.

 

Фото: Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса