Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстан командасы тхэквондо буенча “Динамо” җәмгыяте чемпионатында иң яхшысы булды

Тхэквондо буенча III Бөтенроссия ярышлары быел Ульяновскида уздырылды.

Тренер Алексей Лукьянов җитәкчелегендә Татарстан командасы тхэквондо буенча “Динамо” җәмгыяте Бөтенроссия чемпионатында гомуми зачетта иң яхшысы булды. Бу хакта Татарстан “Динамо”сы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар Ульяновскида 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр уздырылды. Барлыгы 16 комплект бүләк уйнатылды. Призлы урыннар өчен Россиянең 14 төбәгеннән 100 спортчы көч сынашты.

Татарстан спортчылары шәхси зачетта республикага 6 - алтын, 2 - көмеш һәм 2 бронза медаль алып кайтты.

Гомуми зачетта көмеш медальгә турнирны быел уздыручы хуҗалар - Ульяновск спортчылары, “бронза”га Чиләбе тхэквондистлары лаек булды.

Турнир  Бөтендөнья тхэквондо кагыйдәләре буенча өченче ел рәттән үткәрелде. Узган ел ярышлар Татарстан башкаласында уздырылган иде. 

 

Фото: Федерация тхэквандо РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса