Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт табибы велосипедта йөрергә киңәш итә

Һәркемгә мәгълүм, велосипедта йөрү сәламәтлек өчен файдалы. Медсанчастьның Кардиохирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы Нур Сибагатуллин да физик күнегүләрнең организмга уңай тәэсир итүен ассызыклый.

- Велосипедта йөрүнең файдасын белү өчен, машинада йөрүнең зыянлы якларын аңларга иде. Машина кешегә сиздерми генә йөрәккә авырулар тартып китерә, кан басымын күтәрә, күпме инфаркт кешене руль артында куып тота, хәтсез алар... Ә велосипед кешене яшәртә, йөрәгенә көч кертә, гормоннарына дәрт өсти, йокыны ял вакытына әйләндерә, - ди таби. - Әлмәт урамнары велосипедта йөрү өчен бик тә уңайлы. Тәмәкене ташлаган кебек машина газыннан да котыласы иде киләчәктә. Моның файдасын үзебезнең тазалыгыбызда тоеп, үзебезгә рәхмәт әйтер идек иртәгәбездә.

 

Табиб киңәшләре:

- Велосипедта йөрү вестибуляр аппаратны көйли, башны ныгыта, күзгә дә әйбәт күнегү санала.

- Иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын көйли.

- Ютәл белән интегүчеләргә, астма белән авыручыларга файдасы зур - сулыш юлларын ныгыта.

- Кан әйләнешен нормага салгач, кан тамырлары киңәю - варикоз өчен иң яхшы профилактика санала.

- Стрессны киметә, иртәнге зарядка өчен велосипед иң яхшысы.

- Балаларга мускуллары ныгу белән (3-5 яшь) велосипедка утырырга ярый, ә өлкәннәр өчен иртә-кич 15-25 минут йөреп керү файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса