Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Спутник" Магнитогорск шәһәрендә җиңү яулады

30 октябрь көнне Магнитогорск шәһәрендә “Стальные Лисы” һәм “Спутник” командалары очрашты.

Башта бәхет хуҗалар командасына елмайды.  Өч хоккейчысы уеннан чыгарылуга карамастан исәпне  “Стальные Лисы” командасы башлап җибәрә. Беренче сиренага кадәр унсигез секунд калганда хуҗалар өстенлекләрен ныгытты.

Тәнәфестән соң әлмәтлеләр инициативаны үз кулына алды. Уенның егерме җиденче минутында Вячеслав Колесников Андрей Шолгин һәм Айдар Галимов башлаган атаканы гол белән тәмамлады. Соңрак Андрей Шолгин үзе гол кертте. Бераздан ул “Спутник”ны алга чыгаручы дубль ясый. Исәп 2:3 гә әйләнә.

Өченче период безнең команданың голкиперы ясаган хата белән истә калды. Адель Миңнегалиев алып барган алкасын кулыннан ычкындырды. Бу мөмкинлектән Магнитогорск шәһәре уенчысы файдаланмый кала алмады. Шулай  итеп исәп тигезләнде. Шуннан соң командалар овертайм уздырды. Ләкин берни үзгәрмәде.

Матчтан соң голлар сериясендә “Спутник” ике омтылышын тормышка ашыра. Җиңүне Тимур Закиров китерде.

 

Фото:  "Стальные Лисы" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса