Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россия спорт министры Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын ача

Иртәгә Россия Спорт министрлыгы һәм Татарстан арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелачак.

Иртәгә, 7 ноябрьдә, Россия спорт министры Павел Колобков Казанга эшлекле сәфәр белән килә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында министр “Спорт индустриясенә инвестицияләр” II тармак форумы эшендә катнашачак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Колобков һәм Миңнеханов Россия Спорт министрлыгы һәм Татарстан арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалаячак.

Моннан тыш, ведомство башлыгы Казан Су төрләре спорт сараенда кыска арада йөзү буенча Россия чемпионатын ачачак.

Министр шулай ук кайбер спорт объектларында булачак һәм “Зенит” волейболчылары белән очрашачак, студентлар белән аралашачак. 
 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса