Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова ни өчен оялган?

Аңа быел җиңел булмаячак. Олимпия чемпионы Алинә Заһитова турында әнә шулай диләр. Узган сезон башында аның исемен белгечләр генә белсә, февраль аендагы уңышы 15 яшьлек кызны бар дөньяга танытты

Зур игътибар белән бер­рәттән тән­кыйть сүзләре дә күп булачак. Чемпионга бозда гына түгел, ру­хи яктан да нык булырга туры ки­ләчәк.

Алинәме, Евгенияме? Фигуралы шууны яратучылар яңа сезонны әнә шундый сорау белән каршы ала. Җавабы исә де­кабрь­дә генә ачыкланачак. Чөнки Али­нә Заһи­това белән Евгения Медведева Канадада узасы Гран-при ярышы финалы яки Саранскида буласы Россия чемпионатында гына бер бозга чыга алачак. Аңа кадәр исә аларга бер-берсен читтән генә күзә­тергә, хәлиткеч очрашуга әзер­ләнергә һәм сабырлык тупларга туры киләчәк. Чыгышларын бар дөнья зарыгып көтә.

Сезон алдыннан Мәскәүдә уз­ган чыгышларында ике спортчы да дулкынлануларын яшерә алмады һәм ялгышырга мәҗбүр булдылар. Бозга да егылдылар, күз яше дә түктеләр. “Быел миңа авыррак булачак. Олимпия чемпионы исеме үзенекен итә. Моны ялдан чыгуга ук аңладым. Рухи яктан үскәнемне сизәм. Пхенчхандагы эйфория узды инде, – ди Алинә Заһитова. – Сезон башланганда сикерү җиңел түгел. Әмма күнегүләр барысын да үзгәртә­чәк”. Татар кызының тренеры Этери Тутберидзе да шәкертенә ярдәм кирәк булачагын әйтә. “16 яшьлек баланың Олимпия медале бар. Ул бар дөньяның үзенә карап торуын һәм ниндидер яңалык көтүен үзе дә аңлый”, – ди ул.

Узган сезон башында Алинә Заһитованың исеме бары бел­гечләргә генә билгеле иде. Евгения Медведева исә Россиядәге фигуралы шууның төп өмете саналды. Әмма Олимпия Уеннары барысын да үзгәртте. Билгеле булганча, Пхен­чханда Россия спортчылары нибары ике алтын медаль яулады. Шуның берсе – фигуралы шууда. Заһитова алтын отты, Медведева икенче булды. Бу вакыйга әлеге спорт төренә игътибарны тагын да арттырды. Хәтта боз ярышларын бер мәр­тәбә күрмәгән кешеләр дә Заһи­това, Медведева һәм Тутбе­рид­зеларның исемнәрен яхшы бе­лә башлады. Әмма игътибар арткан саен аның файдасы да кими бара. Ахыр чиктә фигуралы шууда шау-шу купты. Олимпия Уеннарыннан соң, Медведева остазы Тутбе­р­ид­зеның ярдәменнән баш тартып, Канада тренеры Брайан Орсер кулы астында шөгыльләнә башлады. Әйтүләренә караганда, Медведева Тутберидзедан Али­нәне тагын бер елга яшьләр төр­кемендә калдыруны сораган. Олим­пиадага барырга өлгерер әле, янәсе. Тренеры исә каршы кил­гән. Аның сүзләренә караганда, Медведева нәкъ менә Заһи­това аркасында Олимпиадада уңышлы чыгыш ясый алган. “Алинә аны үзе артыннан тартып барды”, – ди атаклы остаз.

 

Әле моңа кадәр үк җанатарлар армиясе икегә бүленгән иде. Бе­рәүләр Алинәне якын күрә, икен­челәр Евгенияне үлеп ярата. Бу вакыйгадан хәтта белгечләр дә читтә кала алмады. Спортчыларның чыгышына карата гадел булырга тиешле кешеләр Заһитова яки Медведева тарафдарына әверелде. Тән­кыйть сүзләрен дә кызганмыйлар. Бу, әлбәттә, кызларга да йогынты ясамый калмый. Фигуралы шууда Россиядә иң дәрәҗәле белгечләр­дән саналган Татьяна Тарасова Медведеваны якынрак күрүен беркайчан да яшермәде. “Алинә, һич­шиксез, талантлы кеше. Узган ел аның күзләре янып тора иде. Җиңәсең килә икән, әнә шундый сыйфат кирәк. Хәзер исә күзләрендә очкын юк. Бик кызганыч”, – диде ул.

Алинә исә бу бәхәсләрдән читтә калырга тырыша. “Без Евгения белән һәрвакыт бергә булдык. Бер төркемдә шөгыльләндек, аның ничек тырышканын күреп тордым. Шуңа күрә Олимпия Уеннарында җиңгәч, аның янында сөенечемне күрсәтергә оялдым”, – ди ул сабыйлыгын яшерә алмыйча. Журналистларга ул күбрәк мәктәп­тә ничек укуы һәм японнар бүләк иткән көчеге турында сөйли. “Мәскәүдә дусларым күп түгел. Хайваннар исә дус кына түгел, кайбер кешеләрдән аермалы буларак, сине яхшырак аңлый да әле”, – ди Алинә. Ә олыларга бозда зур тамаша кирәк. Күз яшьләренә беркем дә игътибар итмәячәк.+

Алинә Братиславада узган ярышта чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма ул Словакия башкаласына бара алмаган. 16 яшьлек спортчының чит илгә чыгу рөхсәте дөрес тутырылмаган булган.

 

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса