Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник” үз бозындагы уеннар сериясен җиңү белән төгәлләде

29 ноябрь көнне “Нефтяник” Курган шәһәренең “Зауралье” командасы белән уйнады.

Уенның беренче өлешендә исәп кунаклар файдасына 0:2 булды. Тәнәфестән соң Станислав Альшевский  Динар Хәмидуллинны алга чыгара һәм ялгышмый. Динар Хәмидуллин командага бер гол китерә.   Очрашуның “экватор”ында  бәхет Николай Елисеевка елмая. Ләкин 2:2 исәбе  озакка сузыла.  Бераздан кунаклар кабат алга чыга. Бу очракта әлмәтлеләргә рәттән ике хоккейчының уеннан чыгуы комачаулый.

Өченче периодта ике команда да алка кертүгә ирешә алмый. Әмма өстәмә биш минутта  Михаил Мокин һәм  бертуган Альшевскийлар өчлеге эшкә керешә. Җиңү голын Ярослав Альшевский кертә. Уен 4:3 исәбе белән тәмамлана.

 

Фото:Ильнар Тухбатов/⁠ИА Татар -⁠ информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса