Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Нефтяник” Воронеж командасын җиңде

4 февраль көнне “Нефтяник” үз бозында Воронеж шәһәренең “Буран” командасын кунак итте.

Әлмәтлеләр исәпне уенның бишенче минутында ук ачып җибәрде.   Никита Ядроец һәм Динар Хәмидуллин атакасын Ленар Мансуров гол белән тәмамлады.   Егерме минуттан соң Андрей Демидов   исәпне ике тапкыр арттырды. Даниэль Насыйбуллинның уеннан чыгарылуына воронежлылар алка белән җавап бирде. Бераздан Станислав Альшевский аларга гол белән җавап кайтарды. Икенче һәм өченче периодларда әлмәтлеләр  уенга тагын да ныграк бирелделәр.  Башта голны Артем Осипов кертте. Җиңү ноктасын исә Денис Ляпустин куйды. Уен 5:1 исәбе белән тәмамланды.

 

Фото: "Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса