Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник" тагын җиңүче булды

6 февраль көнне әлмәтлеләр “Рязань” командасы белән очрашты.

Уен башында ук “Нефтяник”  хоккейчысы Андрей Демидов  уеннан чыгарылды. Кунаклар исә уенның егерменче минутында ук өстенлеккә чыгарга өлгерде.  Ләкин бераздан исәп тигезләште. Бу юлы Станислав Альшевский һәм Максим Салахов ярдәме белән Михаил Мокин алка кертте.

Тәнәфестән соң әлмәтлеләр тактиканы үзгәртеп, уенның әлеге егерме минуты белән тулысынча идарә итте дисәк тә була. Уенның бу өлеше әлмәтлеләрне тагын да канатландырып җибәрде һәм бераздан Николай Елисеев гол кертүгә иреште.  Ә тагын бераздан әлеге өстенлекне Кирилл Лебедев ныгытты.  Экватор өлешендә  дүртенче алканы Станислав Альшевский кертә алды. Озак көттермичә көндәшләрне кабат үз алкасы белән Николай Елисеев “сөендерде”.

Уенның соңгы егерме минутында Владимир Карпов кунаклар командасының калышуын киметә алды. Бу голга әлмәтлеләр Кирилл Лебедев башкаруындагы дубль белән җавап кайтарды. Финал сиренасына кадәр Рязань командасы тагын бер комбинация башкара алды. Уен 6:1 исәбе белән әлмәтлеләр файдасына тәмамланды.

 

Фото: "Нефтяник" хоккей клубы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса