"Нефтяник" плей-оффтан төшеп калды
Әлмәтлеләр Казах “Сарыарка”сына биреште
Әлмәтнең “Нефтяник” командасы Югары хоккей лигасы плей-оффы чирек финал сериясенең җиденче матчында Казахстанның “Сарыарка” клубына җиңелде. Татарстандагы уен 1:3 исәбе белән тәмамланды. Хужалардан бердәнбер алканы Насыйбуллин кертә алды. Моңа көндәшләр икеләтә җавап кайтарды. Уен ахырында исә өстенлекне тагын бер алка белән ныгыттылар. "Нефтяник" өчен сериядә бу дүртенче җиңелү булды.
Фото:"Нефтяник" хоккей клубы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа