Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник" Пекин командасын җиңде

6 декабрь көнне “Нефтяник” “КРС-ОЭРДЖИ” дигән Пекин командасы белән очрашты.

Беренче алканы “Нефтяник” кертә.  Янсонс һәм Лебедевның атакасын Воеводин ахырга җиткерә. Тәнәфестән соң пенкинлылар исәпне тигезләүгә ирешә. Әлеге тигезлек  икенче тәнәфескә кадәр сузыла.

Уенның соңгы өлеше кунаклар җитәкчелегендә узды, дисәк тә ялгыш булмас.  Аның башында  Владислав Арбузов команданы алга чыгара.  Берничә минуттан соң  Умед Гыйльманов  Виталий Каменев тапшырган алкадан файдалана.  Илле беренче минутта исә чираттагы балларны Мокин һәм бертуган Альшевскийлар туплый. Соңгы ноктаны  Кирилл Адамчук куя. Уен 1-4 исәбе белән тәмамлана.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса