“Нефтяник” овертаймда оттырды
29 гыйнвар көнне әлмәтлеләр Санкт-Петербург шәһәренең “СКА-Нева” командасы белән очрашты.
Беренче периодның уртасында “армиячеләр” өчәү калды. Унбер секунд аерма белән әлмәтлеләр ике тапкыр өстенлекне тормышка ашырды. Исәпне Михаил Мокин ачып җибәрде. Аның башлангычын Кирилл Лебедев дәвам итте.
Тәнәфескә кадәр хуҗалар мөмкинлектән файдаланып артта калуны киметте. Бераздан исәп 2:2 булды. Өченче периодта киеренке көрәш күзәтелде. Җиңүчене овертаймда гына билгелеләп булды. Җиңү хуҗалар кулында калды.
Фото: "Нефтяник" хоккей клубы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа