Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Нефтяник” Әлмәткә йөз процентлы нәтиҗә белән кайта

Бүген Воронеж шәһәрендә “Нефтяник”ның дүрт матчтан торган туры тәмамланды.

Биредә әлмәтлеләр  “Буран” командасы белән  очрашты. Очрашу “Нефтяник” командасының элеккеге уенчысы Аслан Рәисов җибәргән  “сәламләү” алкасыннан башланып китте.  Икенче период башында Михаил Мокин “Буран”ның голкиперына алка җибәрә һәм исәпне тигезли. Шуннан соң  Динар Хәмидуллин инициативаны үз кулына ала. Икенче период тәмамланырга санаулы минутлар калганда Станислав Альшевский Михаил Мокин һәм Ярослав Альшевскийның атакасын  гол белән тәмамлый.Тәнәфестән соң  “Буран” капкасына Александр Хомутов хуҗа була. Уенның соңгы өлешендә  “Буран”лылар “уянып” китә. Ләкин аларның планы барып чыкмый. Уен тәмамланырга 6 секунд калганда Ленар Мансуров гол кертү бәхетенә ирешә. Уен 1:4 исәбе белән тәмамлана.

 “Нефтяник”ның Тамбов-Саров-Рязань-Воронеж маршруты буенча сәфәре бик уңышлы узды. Әлмәткә безнең команда йөз процентлы нәтиҗә белән кайта.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса