Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Нефтяник» хоккейчылары мәктәптә физкультура дәресе үткәрде

30 октябрь көнне “Нефтяник” командасы уенчылары Даниэль Насыйбуллин, Илья Голубев һәм Данила Цыганов 11 нче мәктәптә физкультура дәресе уздырды.

Мәктәп спорт залында аларны 4 “В” сыйныф укучылары каршы алды. Иң элек укучылар белән разминка ясалды. Соңрак алар өчен кызыклы стартлар һәм эстафета оештырылган иде.

Чара ахырында хоккейчылар алар белән бергә фотога төште һәм бүләкләр тапшырды. Укучылар бу очрашудан бик канәгать калды. Чарада катнашучылар мондый очрашулар матур традициягә әйләнер дигән өметтә калалар.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса