Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Нефтяник” кабат җиңүче

13 декабрь көнне “Нефтяник” Усть-Каменск шәһәренең “Торпедо” командасы белән очрашты.

 Исәпне Казахстан хоккейчылары ачып җибәрә.  Бераздан алар әлеге өстенлекне тагын бер гол белән ныгыта. Икенче периодта әлмәтлеләр  көндәшләрен куып җитәргә күпме тырышкан булса да, бу максатка уеннның бары соңгы минутында гына ирешәләр.  Андрей Демидов җанатарларда өмет уятты.  Безнең команда капкачысын алмаштыра һәм яңа сулыш алып, капкага юнәлә. Уенның соңгы минутында Данил Воеводин гол кертүгә ирешә. Овертаймда Станислав Альшевский  һәм Михаил Мокин башлаган атаканы Динар Хәмидуллин гол белән тәмамлый. Уен 3:2 исәбе белән бетә.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса