Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник" дүрт матчлы серияне җиңү белән тәмамлады

8 ноябрь көнне “Нефтяник” Төмән шәһәренең “Рубин” командасы белән очрашты.

Уенның җиденче һәм сигезенче минутларында “Рубин”ның ике хоккейчысы уеннан чыгарылды.  Бу ситуация хужалар командасына файдага гына булды. Башта Сергей Теряев  гол кертсә, икенче алканы Ярослав Альшевский жибәрде. Тәнәфескә кадәр төмәнлеләр дә җавап кайтаруга ирешә. Тәнәфестән соң өченче алканы “Рубин” капкасына  Артем Осипов кертә. Уенның утыз алтынчы минутында исә бәхет Линар Мансуровка елмая. Бу өстенлекне уенның соңгы өлешендә Виталий Каменев ныгыта. Уен 5:1 исәбе белән тәмамлана.

 

Фото:http://www.ahc-neftyanik.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса