Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник" чираттагы "коры" уенын үткәрде

27 ноябрь көнне “Нефтяник” Чиләбе шәһәренең “Челмет” командасы белән очрашты.

Ике период дәвамында ике команданың берсе дә исәпне ача алмады. Ләкин бераздан  “Нефтяник”ка уңыш елмая. Исәпне Станислав Альшевский ачып җибәрә. Берничә секундтан  “Нефтяник” форворды Денис Ляпустин Николай Подскребалинны борчу сала. Күп тә үтми Николай Елисеев исәпне 3:0 ясый. Дүртенче алканың һәм шул ук вакытта дубльның авторы  Станислав Альшевский  булды. Аннан соң “Челмет” капкачысы үз урынын башка уенчыга бирә. Ләкин ул да үз капкасына хуҗа була алмый. Җиңү ноктасын Умед Гыйльманов куйды.  Уен 5:0 исәбе белән тәмамлана.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/⁠ИА Татар -⁠ информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса