“Нефтяник” буллитлар сериясендә җиңелде
27 гыйнвар көнне “Нефтяник” Төмән шәһәренең “Рубин” командасы белән очрашты.
Уенның унынчы минутында исәпне Төмән уенчысы Руслан Карлин ачып җибәрә. Бер минут узгач “Рубин” өстенлегеннән файдаланып тагын бер гол кертә. Икенче периодта бәхет әлмәтлеләргә елмая. Станислав Альшевский һәм Михаил Мокин ярдәме белән Ярослав Альшевский гол кертүгә ирешә һәм исәп 2:1 була.
Өченче периодта Станислав Альшевскийның аяк чалуы штрафка китерә. Әлеге алканы Денис Ячмеев кертә. Бер минут та узмый Кирилл Лебедев безнең команданың артта калуына нокта куя. “Нефтяник”ның һөҗүмен дәвам итүе уңай нәтиҗәләргә китерә. Өченче алканы Станислав Альшевский кертә.
Өстәмә биш минутта исә “Рубин” хоккейчылары көчлерәк була. Уен хуҗалар файдасына 4:3 исәбе белән тәмамлана.
Фото: "Нефтяник" хоккей клубы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа