Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник" "Барс" командасы белән уйнады

13 октябрь көнне Әлмәтнең “Нефтяник” командасы “Барс” белән очрашты.

Уен башында уңыш әлмәтлеләргә елмая. Кирилл Адамчук и Өмет Гыйльманов оештырган комбинацияне Александр Сумин гол итеп җиткерде. Ләкин бу уңышны ныгытып булмады. Тәнәфескә кадәр  “Барс” командасы тагын ике алка кертеп өлгерде.

Тәнәфес вакытында “Нефтяник” командасының остазлары кирәкле төзәтмәләр кертте. Уенның икенче өлешендә исә хуҗалар 3:1 исәбе белән җиңеп чыкты. Биредә Максим Хапов, Динар Хәмидуллин һәм Станислав Альшевскийны билгеләп үтәргә кирәк.

Соңгы периодта Кирилл Адамчук  һәм Станислав Альшевский тагын ике гол кертә алды. Уен 6:3 исәбе белән тәмамланды.

 

Фото:http://tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса