Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Миңлебайда авыл яшьләренең 51 нче кышкы спартакиадасы узды

51 нче тапкыр Әлмәт районында авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы узды. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. ⠀

Быел Спартакиаданы үткәрү хокукы Миңлебай авыл җирлегенә бирелгән иде.

Спартакиаданы тантаналы рәвештә Район башлыгы Тимур Нагуманов ачты һәм Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Көн дәвамында ярышлар һәр тарафта гөрләде. Рәсми ябылышта иң көчле командалар һәм спортчылар аталды.
800 гә кадәр халкы булган авыл җирлекләре арасында гомуми зачетта Сиренкино авылы 1 нче урын яулады, 800 дән артык кеше төркемендә Миңлебай авылы җиңүгә иреште.

Район яшьләре арасында 52 нче спартакиаданы үткәрү хокукы Иске Суркино авыл җирлегенә бирелде. Ул 2021 елда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса