Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә йөзү һәм чаңгы спортында үзгәрешләр көтелә

Әлмәттә йөзү һәм чаңгы спорты буенча да федерацияләре эшли башлады.

Әлеге федерацияләрнең икесенең дә җитәкчесе итеп «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Ренат Нугайбеков билгеләнде. Күптән түгел аның белән булган очрашуда быел әлмәтлеләрне шактый гына күңелле яңалыклар көтүе мәгълүм булды. 

Әлеге ике федерациягә дә нефтьчеләрнең ярдәме зур. Федерацияләрне финанслау профессиональ тренерларны чакырырга мөмкинлек бирә. Тренерларның хезмәт хаклары күрсәткечләргә бәйле түгел. Хәзер федерация кысаларында тренерлык составын кызыксындыру чарасы да уйлана. Монда секцияләр һәм анда катнашучылар саны да, аларның профессиональ осталыгы, хәтта социаль челтәрләрдәге тиешле мәйданчыкларда активлыкка кадәр исәпкә алына. Спорт инфраструктурасы объектларыннан һәркемнең куллана алуына да игътибар биреләчәк. Ниһаять, судья составлары да кире кайтачак. Укыган һәм сертификацияле судьялар булу балаларга һәм яшьләргә разряд алу өчен кирәк. Йөзү федерациясендә алар эшли башлаган инде. Җәй көне «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов ярдәме белән «Юность» лагеренда спортчы балаларга тренерлары белән яңа уку сезоны алдыннан йөзү буенча әзерлек алып бару мөмкинлеге тудырылган. 

– Тулаем алганда, шәһәрдә йөзү буенча инфраструктура җитәрлек. Бассейннар күп. «Мирас»ны гына әйтү дә җитә. Уникаль бассейн булачак. шуңа карамастан, башка бассейннарның да эшләвен тәэмин итү бурычы тора. Бассейннарны диспетчерлаштыру – йөзү федерациясе функцияләренең берсе. Мисал өчен, 25 нче мәктәптә бассейн эшләүдән туктагач, без балаларны «Дельфин»га җибәрдек. Сүз уңаенда, «Дельфин»да капиталь ремонт тәмамланды. Белгәнебезчә, сусаклагыч үзгәртеп корыла. Хәзер анда тирәнлеген яхшырту, гидротехник корылмалар ясау буенча һәм башка эшләр бара. Көзгә кадәр тәмамларбыз дип уйлыйм. Шулай ук сусаклагычның тирә-ягында трасса ясау да планлаштырыла. Аның озынлыгы 5 км тәшкил итәчәк. Бу биредә теләсә нинди спорт ярышлары, триатлон булсынмы, башкасынмы уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Кыш көне чаңгы трассасы итеп үзгәртергә була, – дип яңалыклар белән таныштырды Ренат Нугайбеков. 
Элек балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен йөзү буенча аерым секция эшли иде. Тренер булмау сәбәпле, ул туктап торды. Хәзер тренер табылган, секция яңартылачак. ЦДЮТ бассейны ремонтка ябылса, әлеге балалар башкасында шөгыльләнәчәк. Искәртелгәнчә, район башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан Президентына өстәмә рәвештә 10 тренерлык ставкасы бүлеп бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. 

«Татнефть» «Снежинка» базасын тәртипкә китерү өчен акча бүлеп биргән. Биредә яхшы яктыртылган, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче, 5 километр озынлыгындагы сертификацияләнгән чаңгы трассасы ясарга уйлыйлар. Шулай ук трамплиннан сикерүчеләр белән дә хезмәттәшлек итү карала.

Әлмәтлеләрне тагын бер кызыклы һәм кирәкле программа көтә. Ул район башкарма комитеты белән берлектә һәм «Татнефть»нең финанс ярдәмендә гамәлгә куелган. Кәләй, 3 һәм 25 нче мәктәпләр, 2 нче лицей базасында чаңгы буенча спорт секцияләре оештырыла. Аларда тренер ставкалары кертелә, чаңгы базасы, балалар өчен көнкүреш бүлмәсе, чаңгыларга хезмәт күрсәтүләрне булдыру да күздә тотыла. 500-600 метр озынлыгындагы тиешле өслекле трасса ясалачак. Бу шартлар 1-4 сыйныфларда укучыларны чаңгы спортына, анда йөрү техникасын өйрәнүгә җәлеп итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса