Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә волейбол буенча турнир узды

Бу көннәрдә “Татнефть” спорткомплексында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ачык республика турниры узды.

Ачылу тантанасында турнирда катнашучы  яшь волейболчыларга таныклыклар һәм истәлекле значоклар тапшырылды.

Турнирда Самара, Әлмәт, Казан, Чаллы, Уфа һәм Нефтекамск шәһәрләреннән килгән алты команда катнашты. Һәр команда бишәр очрашу уздырды.

Барлык командалар да матур һәм кызыклы уен күрсәтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча   Әлмәтнең “Нефтяночка” командасы - 10 очко, Самараның “Политех” командасы - 9 очко,  Уфа шәһәренең “Феникс” командасы - 8 очко,  Казанның “Академия” командасы - 7 очко, Чаллы шәһәренең “Орион” командасы - 6 очко һәм  Нефтекамск шәһәреннән килгән “Олимп” командасы - 5 очко туплый алды.

Бүләкләү тантанасында турнирда катнашучылар исеменнән волейбол бәйрәмен оештыручыларга Самара командасы тренеры Светлана Канцева рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса