Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә волейбол буенча Бөтенроссия турниры узды

21 февралендә «Татнефть» спорт комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган 2004-2005 һәм 2008-2009 елларда туган егетләр арасында волейбол буенча Бөтенроссия турниры башланып китте.

Тантаналы ачышта «Татнефть» җәмгыятенең профком рәисе урынбасары Марсель Андрей Зимин, Әлмәт шәһәре волейбол федерациясе  рәисе Николай Певцов һәм  команда тренерлары катнашты. Илнур Әглиуллин һәм Марина Царева җитәкчелегендәге «Мириданс» халык бию ансамбле турнирда катнашучыларны һәм  килгән кунакларны үзләренең матур чыгышлары белән сәламләде.

Ярышларда Нижневартовск, Түбән Новгород, Уфа, Казан, Ижевск, Уральск, Әлмәт, Санкт-Петербург һәм Новокуйбышевск шәһәрләреннән килгән командалар катнашты.  Спортчылар дүрт көн дәвамында көч сынашты.  

Ярышлар нәтиҗәләре буенча 2004-2005 елларда туган егетләр арасында  1 нче урынга Павел Похомов җитәкчелегендәге Әлмәт командасы, 2 нче  урынга Михаил Зайцев җитәкчелегендәге Новокуйбышевск командасы, 3 нче урынга  Антон Блинов җитәкчелегендәге  Санкт-Петербург командасы ия булды.

2008-2009 елларда туган егетләр арасында 1нче урынга Михаил Зайцев җитәкчелегендәге Новокуйбышевск командасы, 2 нче урынга  Павел Похомов җитәкчелегендәге Әлмәт командасы, 3 нче урынга Антон Денисов җитәкчелегендәге Уфа командасы ия булды.

Ярышлар тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Турнирны оештыручылар шулай ук иң яхшы уенчыларны да бүләкләделәр. Алар рәтенә Павел Бехтерев һәм  Самир Гыйбадуллин (Әлмәт), Георгий Серов һәм Егор Корнилин (Новокуйбышевск), Глеб Торопов (Уфа) һәм  Алексей Логинов (Санкт-Петербург) керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса