Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә рекорд куярга җыеналар

7 декабрь көнне Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексы бассейнында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган массакүләм йөзү ярышлары узачак. Ярышларда 1000 кеше катнашачак, дип планлаштырыла.

«Россия рекордлары китабы»ндагы иң массакүләм йөзү ярышларын теркәү өчен махсус хөкемдарлар чакырылачак. Ярышларда йөзә белгән һәркем катнашып, тарихи вакыйганың  бер өлеше була ала.

Дистанцияне үтү өчен 5-7 минут вакыт биреләчәк. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырыла.

«Бәхет артыннан йөзәбез» дигән массакүләм спорт чарасы йөзү федерациясе инициативасы белән оештырыла Бу инициативаны Башкарма комитет, «Татнефть» һәм «Таргас Холдинг»компанияләре хуплады. Йөзү сигез сәгать дәвам итәчәк. Дистанциянең гомуми озынлыгы - 100 км.

Катнашучылар алдан теркәлү узачак һәм һәр катнашучыга бассейнга чыгу вакытын хәбәр итәчәкләр.

Моннан тыш, спорт комплексы фойесында күңел ачу чаралары оештырыла. Дәрәҗәле кунаклар арасында бөтенроссия дәрәҗәсендәге танылган йөзүчеләр булачак.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса